7нче номерлы ШКХдә психотерапия буенча авторлар семинары булды

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

27–29 майда Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда КДМУның «Менеджмент сәламәтлек саклавында» кафедрасы белән бергәләшеп «Төш күрү – аңсызга юл кебек» авторлар семинары уздырылды. Мастер-классны психолог, психологик фәннәр кандидаты, тренер-супервизор, ГЮТПАнең Эксперт советының әгъзасы, психотерапевт Колошина Т.Ю. (Мәскәү шәһ.) уздырды. Семинарда психологлар, психотерапевтлар, табиблар катнашты. Арт-терапия, психодрама, төш күрүләр белән эшләү психотехникалары күрсәтелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International