ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Югары Ослан район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына 1979 елның 3 октябрендә туган Алексей Олег улы Смирнов билгеләнде.
Белеме: югары, КДМУның медик-профилактик факультетын тәмамлады, галим дәрәҗәсе – м.ф.к.
Хезмәт эшчәнлеген 2001 елда «ТР ССМ Республика клиник психиатрия хастаханәсе» ДАССОда медбрат вазыйфасында башлады.
2007–2008 елларда «Психоневрологик авырулар белән балалар-инвалидларны төзәтеп дәвалау үзәге» МССОның гомуми мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары.
2008–2009 елларда Казан шәһ. МОСК Сәламәтлек саклау идарәсе Яңа Савиново районының сәламәтлек саклау бүлегенең башлыгы.
2009–2012 елларда Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» МССОның оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары.
2012 елдан башлап «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» АКБО медицина һәм санитар-эпидемиологик тәэмин итү департаментының директоры урынбасары .
Бүләкләре: «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе (2014), Россия Федераль медик-биологик агентлыгының Мактау грамотасы (2015), «ТР сәламәтлек саклауның атказанган хезмәкәре» хөрмәтле исеме (2016).
Йөләнгән, өч баласы бар.