«Мөслим район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Рамил Азгар улы Мурзаханов билгеләнде

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Мөслим район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына 1971 елның 22 маенда туган  Рамил Азгар улы Мурзаханов билгеләнде.

Белеме: югары, Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлады.

Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда 6нчы Шәһәр клиник хастаханәсендә медбрат булып башлады.

2002 елдан башлап җитәкче вазыйфаларында эш тәҗрибәсе бар.

2002 ел – Мөслм РҮХнең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары.

2003–2005 елларда Мөслим районы сәламәтлек саклау бүлегенең башлыгы.

2006 елдан башлап Мөслим РҮХнең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары.

Ул –  ТР Атказанган табибы.

Өйләнгән, өч баласы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International