«Ирләр сәламәтлеге» Россия җәмгыятенең президенты, профессор Армаис Камалов белән бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында булды, анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.