Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Ел табибы – Ак чәчәкләр» Республика конкурсының номинантлары белән очрашты. Номинантларны сәламләп, министр барысын да җиңү белән котлады. Бөтен номинантлар – җиңүчеләр инде һәм алар бөтенесе – республика сәламәтлек саклауның горурлыгы, дип билгеләде ул. Очрашу барышында Адел Вафин сәламәтлек саклау системасында казанышлар, эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм барысына да уңышлар теләде. Бу елда чара тугызынчы тапкыр уздырыла. Төрле елларда аның җиңүчеләре – сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре, табиблар, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, тармакның ветераннары һәм башкалар. Шулай ук гадәткә керде: ел саен җиңүчеләрнең берсе төп бүләк сыйфатында автомобиль ала. ТР Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән җиңүчеләрне хөрмәтләү 17 июньдә 16.00 «Пирамида» МККда булачак .