Адел Вафин Казанның АМЯС фельдшеры Алия Абдуллинаның вафат булуы очрагы буенча кайгысын уртаклашты

2016 елның 17 июне, җомга

ЮТҺ нәтиҗәсендә алынган яралардан бүген Казан шәһ. АМЯС фельдшеры Алия Абдуллина вафат булды.

 

Исегезгә төшерик, 26 майда Казан шәһәренең Зорге урамында ашыгыч ярдәм каретасы һәм «Богдан» автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә ике медик зыян күрде. Бик авыр яралар белән алар РКХнең реанимация бүлегенә тапшырылдылар. Анда бүген аңына килмичә Алия Абдуллина вафат булды.

Үлгәннең гаиләсенең һәм якыннарынның тирән кайгыларын ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International