Халыкка киңәшләр: эсселектә тәртип кагыйдәләре

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Эсселек – озакка сузылган һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын көчәюгә китерүче кояш һәм җылылык сугуларның сәбәбе. Эсселек – ул, иң элек, йөрәккә авырлык.  Ул көчлерәк эшли башлый, кан басымы күтәрелә, кислород җитми, кеше еш-еш сулый башлы, тир күбрәк бүлеп чыга. Шул барысы инсульт, инфарктны кузгатучы гипертоник кризга китерә ала. Җылылык сугу вакытында куркыныч хәл башлануының беренче билгеләре: баш авыртуы, баш әйләнү, укшу, еш-еш йөрәк тибү, салкын тир һәм һуш китү; шулай ук күрү сәләтенең кинәт начарлануы башланырга мөмкин – күздә ике булып күренә. Тәнкыйт очракларда кеше аңын югалтырга мөмкин була, тән температурасы 41 град. күтәрелә ала.

Менә җәйге эсселекне сезгә сәламәтлек өчен өзлегүләрдән башка кичерергә булышучы гади киңәшләр:

  • Эссе көннәрдә зур дымлылык вакытында ачык һавага көнге 10–11 сәгатькә кадәр чыгарга кирәк, соңрак агачлар күләгәсендә булырга кирәк.
  • Сыекчаны куллануның тәүлек дозасын арттырырга кирәк, ләкин моның белән дә бик сак булырга тиеш. Тәүлеккә 2,5-3 литр су эчәргә кирәк. Ләкин авыру йөрәк вакытында йөрәккә авырлык артмасын өчен табиб белән киңәшергә кирәк.
  • Җәй көннәрендә гади су гына  эчергә киңәш ителми, ә лимон суын, яисә тынычландыручы чирәмнән, бөтнектән һ.б. чәйләрне эчәргә кирәк.
  • Тәүлек рационында майлы һәм аксымлы азыкларны чикләргә кирәк. Авыр һәм кайнар азыкны урамга эссегә чыгыр алдыннан ашамаска  киңәш ителә. Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне күбрәк ашагыз. Алкоголь яисә күп шикәр булган сыекчаларны эчмәскә.
  • Организмның су югалтуын булдырмау максатында эсседә физик йөкләмәне арттырудан һәм көчәйгән спорт шөгыльләнүдән качырга кирәк.
  • Өлкән кешеләргә һәм хроник авырулар булган кешеләргә табиб киңәшләрендә ныкъ торырга, билгеләнгән даруларны табиб киңәшләгән дозаларда һәм тәртиптә кулланырга.

Кояш яисә җылылык сугу һәртөрле билгеләре вакытында ашыгыч рәвештә табибны чакырыгыз. Авыр һавалы транспортта яисә урам уртасында да аңын югалткан кешегә вакытында һәм дөрес итеп ярдәм күрсәтергә – бик мөһим. Шуның өчен кешене күләгәгә күчерергә, һава керүен тәэмин итәргә, һәм табиб килү вакытына кадәр ул ятып торырга тиеш.

Җәйге эсселек чорында шушы кагыйдәләрне үтәү үзегезнең сәламәтлегезне сакларга рөхсәт итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International