Талпаннар – авыр вируслы авыруларны таратучылар: талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын). Алар активлыгының пигы нәкъ майга, июньгә туры килә. Талпан энцефалиты белән авырып китү вакытында яшерен чор, яисә йогу мизгеленнән беренче клиник билгеләр килеп чыгуга хәтле чор 7 тәүлектән 30 көнгә кадәр (уртача 7–14 көн) тәшкил итә. Талпан энцефалитының башы ешрак көчле була, 39-40º С кадәр температура күтәрелүе һәм дерелдәү килеп чыгу хас. Яктылыктан курку, күз алмаларында авыртулар, йотканда тамак авыртуы һәм тамакның кызарганы билгеләнергә мөмкин. Муенның, җилкәләрнең, аяк-кулларның, арканың күкрәк һәм бил бүлекләренең авыртулары борчыйлар. Авыру үзәк нерв системасының (баш һәм арка миенең) зарарланулы авыр формаларының үсеше белән куркыныч, паралич һәм югары үлем саны белән озатыла.