ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының табиблары-онкологлары көйдергеч кояш астында сәгатьләп (аеруча 11.00 башлап 16.00 кадәр) кояшта кызынырга киңәш итмиләр. Хәтердә тотырга кирәк, ак тәнле һәм җирән кешеләрнең ультрафиолеттан табигый саклавы каракучкыл тәнле кешеләргә караганда көчсезрәк, аларга аеруча саклык белән кызынырга кирәк.