Казан шәһ. хастаханәләренең һәм сырхауханәләренең баш табиблары Иннополиста РКХнең 2 нче номерлы консультатив сырхауханәсенә килеп киттеләр

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген Иннополиста РКХнең 2 нче номерлы консультатив сырхауханәсенә Казан шәһ. хастаханәләренең һәм сырхауханәләренең баш табиблары килеп киттеләр. Медицина үзәгенә алар  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең вәкилләре озатуында килделәр. Реабилитация үзәгендә җитәкчеләрне каршыладылар: РКХ баш табибы Гайфуллин Р.Ф., сырхауханә хезмәте буенча баш табиб урынбасары Хәйруллов А.С., үзәкнең җитәкчесе Багаутдинов А.В. һәм җитәкченең урынбасары Муртазин А.И. Алар медицина үзәгенең мөмкинлекләре һәм төп юнәлешләре турында сөйләделәр һәм пациентларга медицина ярдәмен күрсәтүнең бөтен алгоритмын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International