«Норлат район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Рафаэль Хамза улы Габдрахманов билгеләнде

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Норлат район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Рафаэль Хамза улы Габдрахманов билгеләнде.

1984 елның 26 февралендә туды.

Белеме югары, 2007 елда Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Самара хәрби-медицина институты (дәвалау эше, табиб), 2008 елда хирургия, табиб белгече буенча интернатура.

Хезмәт эшчәнлеген 2010 елда «Әлмәт район үзәк хастаханәсе» МБССОның табиб-хирургы булып башлады.

2010 елдан башлап җитәкләү вазыйфаларында эш тәҗрибәсе бар. 2010 елдан башлап Әлмәт район үзәк хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары булып эшләде, 2014 елдан башлап – «Чермешән район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табибы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International