Казан дәүләт медицина университетында Россиядә беренче ЮНЕСКОның медицина биоэтикасының кафедрасы ачыла. Моның турында бүген «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә КДМУ ректоры, Татарстанның Дәүләт советы депутаты Алексей Созинов хәбәр итте.