Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме 7753 чакыру үтәде

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

2016 елның 25 июленнән башлап 31нә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 7753 тапкыр чыкыру үтәде.

Чакыруларның күбесе – 5891 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 41 инфаркт һәм 189 инсульт. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1091 тапкыр чыктылар, алар арасында  юл-транспорт һәлакәтләренә –  36 тапкыр чыктылар. Анда 51 кеше зыян күрде. Янгыннарга Казанның ашыгыч медицина ярдәме  25 тапкыр чыкты. Бала табуларга 126 чыкыру булды.

 

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 178гә артты (авырулар һәм бала табу исәбенә).  Шулай ук чакырулар саны ЮТҺ буенча 8гә,   янгыннар буенча – 7гә, бала табу буенча – 3кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 14кә артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 2гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 59га кимеде. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International