Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең 70-еллыгына багышланган конференция Казанда булачак

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Татарстанның онкология диспансеры 1946 елда оештырылды, ул вакытта аның ятак күәте 5 ятак тәшкил итте. Бүген « ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОсы – Татарстанның онкология хезмәтенең эшчәнлеген җитәкчеләүче Идел буе округының иң зур медицина оешмаларының берсе.

Соңгы 10 елда диспансер тарихында аны модернизацияләү белән бәйләнгән масштаблы чаралар узды: РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы  «Н.Н. Блохин исемендәге РОФҮнең» Идел буе филиалы оештырылды, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә ТР ССМ РКОДның ике филиалы ачылды, «Төш медицинасы үзәге» төзелде, позитрон-эмиссион томография бүлеге, радионуклид  терапиясе бүлеге, яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалау рентгенхирургия алымнарының бүлеге  һ. б. ачылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International