Узган кич белән Зәй районында Зәй-Кама Аланнары автоюлының 15 км ЮТҺ булды. Җиңел автомобильнең кюветка аударылу нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күрде, шул санда 2 кеше ашыгыч медицина ярдәме килгәнче ЮТҺ урынында һәлак булды. Бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Түбән Кама РҮКПХнә тапшырылды.