Бүген Чирмешән районында медхезмәткәрләр «Солнечный (Кояшлы)» балалар лагерына килеп киттеләр. Тәмәке тарту һәм спорт туры киләләрме – шуның турында булачак спортчыларга табиб-статистик З.Миңлеголова сөйләде. Тәмәке тарту үсүне әкренәйтә, физик көчне, чыдамлыкны киметә, шулай ук хәрәкәтнең координациясен һәм тизлеген начарландыра. Энгәмә барышында шулай ук балалар белән сәламәт яшәү рәвешен саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар.