«Сәламәтлегеңне тикшер» дигән акция Норлатта Татарстан Республикасы көнендә узды. Бәйрәм кунаклары артериаль һәм күз эчендәге басымны үлчи, Норлат РҮХ табибларының киңәшләрен, онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы буенча мәгълүматый материаллар һәм «Үз-үзеңне тикшерү дәфтәрен» ала алдылар.