2016 елның 15 декабрендә I Регионара фәнни-гамәли «Йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Идел буе федераль округының конференциясе булачак. Конференция максаты – ИФО субъектларында йогышлы авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча һәм йогышлы патология белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү буенча тәҗрибә белән уртаклашу. Конференция чикләрендә Идел буе федераль округы субъектларында йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгечләрнең киңәшмәсе булачак. Конференция эшендә Идел буе федераль округының бөтен регионнарыннан йогышлы авырулар өлкәсендә белгечләр, эпидемиологлар, табиблар-терапевтлар, гомуми практика табиблары, педиатрлар, шулай ук Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының әйдәүче галимнәре, югары медицина уку йортларының профильле кафедралар фәнни хезмәткәрләре катнашалар. Конференция чикләрендә йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре карап тикшерәләчәк: респиратор трактның йогышлы авырулары, вируслы гепатитлар, ашказаны-эчәк трактының, үзәк нерв системасының йогышлы авырулары, табигый-учак йогышлары, герпетик йогышлар, йогышлы авырулар клиникасында кичектергесез хәлләр, йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы.