Бүген Түбән Камада медицина хезмәткәрләре арасында волейбол буенча спартакиада узды. Җиңү өчен өч команда көрәште: Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе, перинаталь үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсе һәм шәһәр диспансерлары командасы.