Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә балалар өчен утренник узды

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә яңа ел утренникларның чиратлашуы башланды. Ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре эстафетаны беренчеләрдән берсе булып кабул иттеләр. Бәйрәм вакытында пиратлар, феяләр һәм Кыш бабай белән Кар кызы балаларның күңелен ачтылар.   Бәйрәмнән балалар бүләкләр һәм яхшы күңел белән кайтып киттеләр. Шулай ук  хастаханә хезмәткәрләренең балалары өчен хастаханә профсоюзы белән оештырылган яңа ел утренниклары уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International