Түбән Камада грипп очраклары теркәлмәде, шуңа карамастан, бу йомшарырга сәбәп түгел, дип белгечләр саныйлар. Шушы көннәрдә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә пациентлар ташкыны артты. «ТКҮРКПХ» ДАССОның 1нче һәм 2нче номерлы сырхауханәләренә көнгә рәттән мең ярымга якын кеше килеп китә. КРВЙ сәбәбе буенча 200 якын Түбән Камада торучы табибны өйгә чакыра.