2017 елның 9 гыйнварыннан башлап 15нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9144 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1012 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7530 – төрле авыруларга, шул санда 204 инсультка һәм 50 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 74 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 850 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 30 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 34 кеше зыян күрде, алардан 26 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 25 тапкыр чыкты.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 1836га артты (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 11гә, янгыннар буенча – 13ка, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 18гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 1гә артты. Чакырулар саны бала табулар буенча – 25кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 102гә артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.