Казан педиатрия мәктәбенең беренче утырышы Казанда узачак

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Казан педиатрия мәктәбенең беренче утырышы Казанда БРКХ җирлегендә 20 гыйнварда узачак. Утырыш балалар гастроэнтнрологиясенең һәм диетологиясенең көнүзәк мәсьәләләренә  багышлана. Утырыш эшендә катнашачаклар: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ЮББ ФДБББОның сырхауханә педиатриясе курсы белән госпиталь педиатрия кафедрасы мөдире, м.ф.д., профессор Владимир Булатов, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Россия өзлексез һөнәри белеме медицина академиясе» ӨҺББ ФДБББО филиалы – Казан дәүләт медицина академиясенең  сырхауханә педиатриясе курсы белән педиатрия кафедрасы мөдире, м.ф.д. Динара Садыйкова, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ЮББ ФДБББОның сырхауханә педиатриясе курсы белән госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, м.ф.д. Аэлита Камалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International