Адел Вафин: пациент язмышы еш кына нәтиҗәле аралашуларга бәйле

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген Россиядә беренче тапкыр корпоратив мәдәният формалаштыруына багышланган Татарстан Республикасы медицина берләшмәсенең җәмәгать Форумы узды.

Форум 1200 артыграк катнашучыны җыйды: дәүләт һәм хосусый медицина оешмалары вәкилләрен, шул санда структур бүлекчәләрнең җитәкчеләрен һәм аларның урынбасарларын, Сәламәтлек саклау министрлыгы идарә аппаратының вәкилләрен, Казан дәүләт медицина академиясенең һәм Казан дәүләт медицина университетының табибларын-ординаторларын, җәмәгать оешмаларының вәкилләрен.

Форумда корпоратив мәдәният системасының түбәндәге төп кыйммәтлекләр билгеләделәр:

  • пациент ихтыяҗлары бар нәрсәдән дә югарырак;
  • Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы – бердәм команда;
  • сыйфатлы медицина ярдәме –ул команда хәрәкәтенең нәтиҗәсе;

Татарстан Республикасының бөтен  медицина хезмәтләре өчен – көдезге ярдәм моделе төнге һәм ял көннәрендәге ярдәм моделеннән  аерылмаска тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International