КДМУда асептикага нигез салучы Игнац Филипп Земмельвейскка багышланган күргәзмә узачак

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 26 гыйнварында Казан дәүләт медицина университетында Венгриянең атаклы табибы-акушеры Игнац Филипп Земмельвейскка багышланган тарихи күргәзмәнең тантаналы ачылуы булачак. Күргәзмә асептика ачылуы моментыннан 170-еллыгына туры китерелгән.

Күргәзмә уздыру урыны: Казан шәһ., Бутлеров ур., 49б, 1нче кат.

Башлана: 11.00 сәг.

Бөтен теләүчеләр чакырыла. Керү түләүсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International