Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә психологик тренингы чикләрендә беренче укулар узды. Өйрәнүләрдә хастаханәнең өлкән шәфкать туташлары катнашалар. Укулар һөнәри белемнәрне һәм практик күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Һәм шулай ук дуслык атмосферасын саклый алу – хәзерге заман, югары медицина технологияләр кулланган, иң яңа дәвалау алымнарны файдалана торган хастаханәсендә шактый әһәмиятле була.