Бүген Казанның 131нче номерлы лицеендә 7нче класс укучылары өчен тәмәке тарту профилактикасы буенча акция узды. Балалар алдында «Гомуми эш» Бөтенроссия җәмәгать оешмасы вәкиле чыгыш ясады – ул тәмәке тарту зарары һәм аның яшүсмер организмына зарарлы тәэсире турында сөйләде. Республика медицина профилактикасы үзәге гигиеник тәрбияләү бүлегенең табибы сәламәт яшәү рәвеше һәм зарарлы гадәттән баш тарту озак елларга сәламәтлекне ныгытуга һәм саклауга булышалар, дип билгеләде.