Республика клиник хастаханәсенә Мурманск өлкәсенең делегациясе килеп китте

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасына визит чикләрендә Мурманск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Баш табиб Р.Ф.Гайфуллин кунакларны каршылады һәм республика клиникасының эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән таныштырды. Делегация составында килделәр: Мурманск өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Валерий Геннадий улы Петрухин, «П.А.Баяндин исемендәге Мурманск өлкәсе клиник хастаханәсе» ДӨБССО баш табибы Александра Павел кызы Будова һәм «Аппатит-Киров үзәк шәһәр хастаханәсе» ДӨБССО баш табибы Юрий Семен улы Ширяев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International