Бүген Казанга Испаниянең сәламәтлек саклау вәкилләре килделәр. Башкала кунаклары Казанның сәламәтлек саклау беренчел буынының үсеш стратегиясе белән таныштылар, БРКХнең 3нче номерлы балалар сырхауханәсен, «Дуслык сырхауханәсе» проектын гамәлгә ашыра торган 18нче номерлы шәһәр сырхауханәсен карап чыктылар.