Витаминнар һәм микроэлементлар турында студентлар белән «Студенческая» сырхауханәсендә сөйләштеләр

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Казанның 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе,  яшьләргә дус «Отражение» клиникасы  КФУ медик-профилактик эшне һәм психологик ярдәм оештыру бүлеге белән бергә студентлар өчен «Кеше организмында витаминнар һәм  микроэлементлар роле» темасына укулар уздырдылар. Табиб-эндокринолог Л.А. Әхмәтшина майда эрүчән витаминнар, атап әйткәндә,  «Д» витамины турында сөйләде. Шундый витаминнар категорияләрен куллану буенча һәм аларны  иң яхшы үзләштерү өчен тиешле азыкларны дөрес ашау буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International