Бүген ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республики Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең утырышы булды. Коллегиядә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин төп доклады белән чыгыш ясады. ТР Сәламәтлек саклау башлыгы сөйләгәнчә, республика сәламәтлек саклавы өчен социаль-икътисадый үсешенең дәүләт стратегиясенең һәм сәламәтлек саклау үсеше региональ стратегиясенең системлы чараларын гамәлгә ашыруда узган ел тагын бер адым булды. Россия Федерациясе Президенты Указлары, Федераль җыелышына Федерация Посланиесе һәм Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Посланиесе белән эштә төп юнәлешләр бирелделәр.