Аренда торакларын бирү буенча ТР Президенты карамагындагы «Дәүләт торак фонды» программасы буенча бүленгән яңа квартирларның ачкычларын бүген ике Түбән Кама табибына тапшырдылар. Өй туен Балалар шәһәр хастаханәсенең медиклары шушы көннәрдә инде бәйрәм итәчәкләр. Медиклар яңа, якты, иркен (72 кв.м.) квартирларга урнашачаклар. Бүген яңа өйгә күчүчеләргә ачкычларны Түбән Кама районы Башкарма комитеты торак сәясәте бүлегенең башлыгы Илнар Бадретдинов, Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова һәм «Перинаталь үзәге белән БШХнең» баш табибы Рамил Хәмидуллин тапшырдылар.