6 февральдә Татмедиада бу датага туры китерелгән пресс-конференция узачак. Пресс-конференциядә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин, профессор, ТР һәм ИФО баш онкологы, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов катнашачаклар.