2017 елның 30 гыйнварыннан башлап 5 февраленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8480 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 987чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6814– төрле авыруларга, шул санда 206 инсультка һәм 45 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 100 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 900 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 42тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 42 кеше зыян күрде. 24 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә һәлак булды.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 10 тапкыр чыкты.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 56га кимеде (авырулар исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 4кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 1гә кимеде. Бала табулар буенча чакырулар саны үзгәрмәде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 14кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 47гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 93кә артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.