Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8 меңнән артык чакыру үтәде

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

2017 елның 6 февраленнән башлап 12нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8596 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1024 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6885– төрле авыруларга, шул санда 187 инсультка һәм 52 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 89 тапкыр чыктылар.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 934 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 51 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 45 кеше зыян күрде. 18 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, бер кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә һәлак булды.

Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 14 тапкыр чыкты.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 116га артты (авырулар һәм бәхетсез очраклар исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 9га, янгыннар буенча –  4кә, көчле  миокард инфарктлары буенча – 7гә артты. Чакырулар саны бала табулар буенча – 11гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 19га  кимеде.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 37гә артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International