Норлат үзәк район хастаханәсендә оешманың эш йомгакларын ясадылар

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Норлат шәһәренең мәдәният сараенда  киңәйтелгән медицина советы узды. Анда  2016 ел эчендә Норлат районы сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегенең йомгакларын ясадылар һәм  2017 елга приоритетлы бурычлар билгеләделәр. Медицина советында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко,  Норлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Норлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары  Әлфия Галәутдинова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International