Врач года – Ак чәчәкләр» республика конкурсының номинантларын сәламләп, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, һәр вакыт шундый очрашу дулкынландыргыч, дип билгеләде. Медицина хезмәткәре көне алдында, министр һәр номинантка аның көндәлек хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Ул, масштаблы нәтиҗәләрне казану өчен һәр медицина хезмәткәренең һәм тулысынча һәр медицина оешманың роле әһәмиятле, дип басым ясады.