World Vita балаларга ярдәм итү хәйрия фонды бүген Балалар республика клиник хастаханәсенә ашыгыч ярдәмче кан әйләнеше өчен югары технологияле җиһазны бүләкләделәр. Тапшыруның тантаналы церемониясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау миистрлыгының балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итүче хезмәтне оештыру бүлегенең башлыгы Елена Игнашина катнаштылар.