2017 елның 7 августыннан башлап 13 августына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7241 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1362 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5454– төрле авыруларга, шул санда 177 инсультка һәм 55 инфаркта туры килде.
Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 95 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1100 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 39 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде. 30 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 21 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 342кә кимеде (авырулар һәм бәхетсез очраклары исәбенә).
Чакырулар саны ЮТҺ буенча - 2гә, бала табулар буенча – 13кә, инфарктлар буенча – 5кә, инсультлар буенча 9га кимеде.
Чакырулар саны янгыннар буенча 4кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 71гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.