Түбән Кама медиклары «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәтенә кушылдылар

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Түбән Кама медицина хезмәткәрләре узган якшәмбедә «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәтендә катнаштылар. Чара «Гаилә» шәһәр паркында узды. Түбән Кама сырхауханәләренең һәм хастаханәләренең баш табиблары, аларның урынбасарлары һәм хезмәткәрләре үзенең шәхси үрнәге белән халыкка спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International