ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Соңгы 10 ел эчендә Түбән Камада туберкулез белән авыручылар саны 45%ка, ә үлүчеләр саны 70%ка кимеде. Узган елда туберкулезны шәһәрнең һәм районның 69 кешесендә ачыкладылар, шуларның 6сы – җиде яшькә кадәрге балалар. Ике очракта үпкәдән тыш туберкулез – бөер һәм умыртка туберкулезы табылган. 45 өлкән кешенең авыруын флюорография ярдәмендә, барлык балаларның –  Манту пробасыннан соң ачыкладылар. Бу хакта өченче буын университеты лекциясендә туберкулезга каршы диспансерның фтизиатры Валентина Можная сөйләде.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Алдынгы медицина хезмәткәрләренә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Ямашев проспектындагы 9-нчы номерлы балалар стоматология сырхауханәсенә килеп китте. Бинада капиталь ремонт үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә Воронеж өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаменты вәкилләре һәм «Воронеж Ашыгыч медицина ярдәменең шәһәр клиник хастаханәсе» бюджетлы сәламәтлек саклау учреждениесенең («ВАМЯШКХ» ССБУ) җитәкчелеге килеп киттеләр. Визитның максаты булып КБМҮнең Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге тәкъдимнәрен кертү, медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшерүне оештыру, шулай ук сыйфат менеджменты системасының эш тәҗрибәсен өйрәнү торды.

28 гыйнварда студентлар-медиклар «Идел буе федераль округының Медицина десанты» дигән округ акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Зәй районы халкына медицина ярдәмен күрсәтә башладылар. Акциядә Удмуртия Республикасы, Самара өлкәсе, Саратов өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Чувашстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре катнаша. Ун көн дәвамында Казан ДМУ һәм башка югары уку йортлары студентлары районның авыл халкына медицина һәм адреслы социаль ярдәм күрсәтәчәк.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Казан федераль университетының Университет клиникасы кардиохирурглары пациент йөрәгенең үз клапанын саклап, тамырын һәм аортаның күтәрелә бара торган бүлеген протезлауны үткәделәр. Операция 4 сәгать дәвам итте һәм уңышлы узды. Операциядән соң икенче көнне пациент палатага күчерелде.

2019 елның 2-13 февралендә «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» VII Медицина фестивале узачак.

Ел саен Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясенең пренаталь диагностикасы курсы һәм «Пренаталь медицина милли җәмгыяте» Карындагы бала медицинасы белгечләренең ассоциациясе катнашуында Россия  Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтенең департаменты Россия Федерациясе субъектларында үсеш һәм хромосом аномалияләренең кимчелекләрен иртә пренаталь скрининг (ИПС) чараларын тормышка ашыру нәтиҗәләренә аудит үткәрә. Аудит нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россиянең иң яхшы субъектлары санына керде.

«Татарстан Республикасы Ел студенты-2018»" XIV республика премиясенең Гран-приын Казан дәүләт медицина университетыннан Андрей Анисимов алды. Ел саен бирелә торган премиянең финалы Студентлар көнендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International