Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Марат Садыйковның һәм БМО каршындагы «Сәламәт шәһәрләр» дигән БССО Европа челтәренең өлкән киңәшчесе Айк Никосянның очрашуы булды. Шулай ук әңгәмәдә ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев тә катнашты. Алар хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, уртак эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр, инициативалар буенча фикер алыштылар һәм гражданнарның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтә торган сәламәт шәһәр тирәлеген булдыру өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар.
Белешмә:
БССО эгидасы астында эш итүче «Сәламәт шәһәрләр» глобаль хәрәкәтенең төп максаты –шәһәр үзидарә органнарының социаль-икътисадый һәм сәяси көн тәртибендә сәламәтлек мәсьәләләре өстенлекле урынны алуына һәрьяклап ярдәм итү.
Апас муниципаль районында капиталь ремонттан соң Апас ҮРХнең сырхауханәсе ачылды. Ремонт эшләре республика бюджеты хисабына Капиталь ремонт программасы кысаларында башкарылды. Бу максатларга 11 млн. сумнан артык акча тотылды. Сырхауханәдә электр һәм су белән тәэмин итү, җылыту, канализация челтәрләре тулысынча алмаштырылдылар, шулай ук сырхауханәнең керү төркеменә капиталь ремонт ясалды, бүлмәләрне буяу һәм отделка эшләре башкарылды, яңа җиһазлар алынды.
Бу көннәрдә Татарстанның барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан лаеклы ялга киткән хезмәткәрләрен хөрмәтлиләр.
Яр Чаллының 3нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә гражданнарда остеопорозны ачыклауга һәм риск төркемен билгеләүгә юнәлдерелгән «Остеоскрининг» акциясе узды. Тикшерү кысаларында акциядә катнашучылар рентген денситометрында диагностика уздылар, хирург, гинеколог һәм терапевт консультацияләрен алдылар. Акциядә 38 кеше катнашты, шулардан 8ендә диагноз расланды, 11ендә авыруның клиник билгеләре ачыкланды.
БРКХ офтальмология бүлегенең табиблары катлаулы реконструктив операцияләр уздырдылар. Мастер-классны академик С. Н. Федоров ис. «Күзләр микрохирургиясе» Тармакара фәнни-техник комплексының (Мәскәү шәһәре) реконструктив-торгызу һәм пластик хирургия бүлеге мөдире, профессор Михаил Герман улы Катаев үткәрде. Операцияләрне күзнең өстәмә аппаратының тумыштан килгән аномалияләре, күз кабагының птозы һәм параорбиталь өлкәнең җөйле пешкәннән соң тиренең деформацияләре белән булган кечкенә пациентларга уздырдылар.
2018 елның 29 сентябрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетында "Сәламәтлек саклауда менеджмент" дигән Сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә кадрларын хәзерләүнең Президент программасы тыңлаучыларының унберенче чыгарылышы булды. Президент программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан ДМУ ректоры А. С. Созинов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С. А. Осипов, ТР икътисад министры урынбасары А. Д. Шәмсиев катнаштылар.
«Мәгариф шешләргә каршы» мәгълүматый кампаниясе чикләрендә 6 октябрьдә Әлмәттә һәм 7 октябрьдә Яр Чаллыда күкрәкнең яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында хатын-кызларның хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән #МИНУЗДЫМ (#ЯПРОШЛА) социаль акциясе оештырылачак.
2018 елның 4 октябрендә Татарстанның башкаласында «Хәзерге заман инженер системалары. Сәламәтлек архитектурасы. (Modern Engineering System – MES)» дигән фәнни-гамәли конференция узачак.
2018 елның 1 октябреннән башлап 10на кадәр 1 октябрьдә – Өлкән кеше көненә Татарстан Республикасында «Онкология авыруларының профилактикасы» тематик ункөнлеге уздырыла. Онкология үчетында Россиядә 2,5 млн артык кеше тора. Безнең илдә халыкның үлем саны сәбәпләре арасында шешләр икенче урында тора. Онкология авыруларының таралуына экология хәле, яшәү рәвеше, генетик факторлар тәэсир итәләр. Яман шеш үсешенә ашау характерының чагыштырма авырлыгы 30 башлап 35%ка кадәр, тәмәке тартуның – 30%, йогышлы (вируслы) агентларның – 17%, алкогольнең – 4%, әйләнә-тирә мохит пычрануының – 10%, авырлыклы мираслылыкның – 2%, башкаларның – 2% тәшкил итә. Бу факторларның тәэсирен бердәмлектә бәяләргә кирәк.
«ТКҮКПХ» ДАССУдә янгын килеп чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү һәм хастаханә персоналының гамәлләрен эшләп өйрәнү буенча кинәт күнекмәләр узды.