ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

28 сентябрьдә Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне үткәрелә.  Әлеге инициатива белән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы булышлыгы белән котыру авыруын контрольдә тоту буенча Глобаль альянс котыру авыруын тарату һәм аның нәтиҗәләре проблемасына игътибарны җәлеп итә.

Түбән Кама шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясе өлкән фельдшеры Инна Сорокина - 30 ел стажы булган гөмбәче! Инна Александровна татарстанлыларга гөмбә белән агуланган кешегә ничек ярдәм итү һәм нинди гөмбәләрне җыю яхшырак булуы турында сөйләде.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр иткәнчә, һава торышы начараюга һәм гриппка каршы прививка ясарга теләүчеләр санының шактый кимүенә бәйле, 2018 елның 28 сентябреннән башлап метро станцияләре янында вакцинация ясый торган медицина бригадалары үз эшләрен туктаталар. Казанда яшәүчеләр яшәү урыны буенча территориаль сырхауханәләрдә, шимбә көннәрен кертеп, учреждениеләрнең эш сәгатьләрендә гриппка каршы вакцинация уза алачаклар.

Эксперт советы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен эшнең төп юнәлешләре турында фикер алышты. 2019 елга министрлыкның максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча сынау проекты эше һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов үткәрде.

РКХ һәм БРКХ табиблары халык соравы буенча кабул итүне Яшел Үзән сырхауханәләрендә алып барырга килделәр. Медиклар һәм «Бердәм Россия» депутатлары район күрсәткечләрен анализладылар һәм халык барыннан да күбрәк мохтаҗ булган тар белгечләрне алып килделәр.

Бүген ММЧда Яр Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүче һәм уртача авырлыктагы хәлдә хастаханәгә салынган бала турында мәгълүмат бастырылды. Мәкалә материалына караганда, баланың әтисе бу килеп чыккан хәлдә мәктәпкәчә учреждениене гаепли. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы шуны хәбәр итә: шушы ук мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче башка балалар мондый шикаять белдермиләр, педиатр тарафыннан карап тикшерелгәннәр, йогышлы авырулар турында мәгълүматлар юк. Хезмәткәрләр шулай ук сәламәт.

Яр Чаллы делегациясе БРКХнә һәм РКХнә эш визиты белән килеп китте. КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин, педиатрия ярдәме буенча урынбасар Наталья Наговицына, яңа туган балаларның патологиясе бүлеге мөдире Наталья Низенькова, баш шәфкать туташы Марина Мячкина яңа туган сабыйларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру белән таныштылар, БРКХдә һәм РКХдә яңа туган балаларның патологиясе һәм яңа туган балаларның реанимациясе бүлекләренә килеп киттеләр. Очрашу Татарстан Республикасында өч баскычлы ярдәм күрсәтү системасы буенча хезмәттәшлек һәм медицина оешмалары арасында тәҗрибә алмашу кысаларында планлаштырылган иде.

Клиниканың ветераннары белән тантаналы очрашу Балалар республика клиник хастаханәсендә узды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ветераннар оешмасы рәисе Наил Садыйков, БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов, БРКХ Ветераннар советы рәисе Дамира Галиева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Ветераннар советы әгъзасы Наҗия Алимова коллегаларын котладылар һәм «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының мактаулы ветераны» исемен бирү тантанасын үткәрделәр. Рәсми өлештән соң Татарстан Республикасының атказанган артистлары катнашында музыкаль концерт башланды. Бүлекләрдәге очрашулар бәйрәмнең дәвамы булдылар, анда ветераннар табибларның яшь буыны белән аралаштылар һәм үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кечкенә пациентлардан котлаулар кунаклар өчен аерым сюрприз булды.

 

ТР Хөкүмәте делегациясе эш визиты белән Шаньдун провинциясе (Кытай) башкаласына килде, анда бу көннәрдә провинция һәм Татарстан мөнәсәбәтләренең 10 еллыгына багышланган бизнес-форум уза. «Татарстан-Шаньдун» эшлекле форумында төрле өлкәләрдә, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан делегациясе составында БРКХ вәкилләре Шаньдун провинциясенең Сәламәтлек саклау һәм гаиләне планлаштыру комитетында рәсми очрашуда катнаштылар. Актив дискуссиядән соң хезмәттәшлекнең алдагы юллары билгеләнде. Якын көннәрдә делегатлар Кытай традицион медицинасының әйдәүче клиникасына һәм Балалар университет клиникасына барачаклар.

2018 елның 3 октябрендә 15: 00 сәгатьтә Республика клиник тире-венерология диспансеры булышлыгы белән тормышлары псориаз яки псориатик артрит белән бәйле кешеләр өчен чираттагы дәрес узачак. Дәрес белем бирү семинары формасында узачак. Чара Президент грантлары фонды һәм «Тире һәм аллергик авырулар» Регионара хәйрия иҗтимагый оешмасы — бөтен Россия буенча пациентлар өчен күп кенә тематик мәктәпләр һәм башка чаралар уздыра торган иреклеләр берләшмәсе ярдәмендә оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International