Күчмә эш киңәшмәсен Әлмәт ДПУләрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече, Казан шәһ. сугыш ветераннары госпиталенең медицина реабилитациясе үзәгенең фәнни җитәкчесе Резеда Бодрова уздырды. Ул Әлмәт үзәк район хастаханәсенә, «3нче номерлы Әлмәт шәһәр сырхауханәсенә» һәм Әлмәт шәһ. «Татнефть» медсанчастенә килеп китте.
Балык Бистәсенең үзәк район хастаханәсендә 50 фельдшер-акушерлык пунктының урта медицина хезмәткәрләренең район кинәшмәсе булды. Көн тәртибендә балалар һәм өлкән халыкны диспансерлаштыру, онкологик авыруларны иртә стадияләрендә ачыклау һәм вакцинопрофилактикасы мәсьәләләре булдылар. Белгечләр хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча укулар уздыру турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында «Ирләр сәламәтлеге» темасына компьютер дизайны плакатларының смотр-конкурсы йомгакларын ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Россиядә эндохирургиягә нигез салучыларның берсе булган, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, «Эндохирургия үзәге» АКОның Президенты, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру буенча бик күп китапларның авторы Виктор Одинцовның «Лидер сәламәтлеге» семинары булды. Хастаханә бүлекләренең һәм бүлекчәләренең җитәкчеләре, өлкән шәфкать туташлары, табиблары һәм бөтен теләүче хезмәткәрләре семинарга зур кызыксыну белән килеп киттеләр.
Казанда «Роналд Макдоналд Йорты» түләүсез гаилә кунакханәсендә «Әкиятләрнең тылсымлы китабы» сериясеннән өченче әкиятнең укылышы узды. Балалар республика клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына Казан актеры Марсель Касыймов укыды.
1 августтан башлап 10на кадәр Татарстанда «Өлкән яшьтәге гиподинамияне профилактикалау» дигән тематик ункөнлек уза. «Гиподинамия» дигән термин белән аз хәрәкәтле яшәү рәвешен яки җитәрлек булмаган физик активлыкны билгелиләр. Яхшы сыйфатлы һәм сәламәт яшәү рәвешенә булышлык күрсәтү өчен һәр кешегә ныграк һәм җыйнаграк булырга булыша торган генә түгел, тик, шулай ук, күп кенә авыруларны кисәтергә һәм гиподинамиянең үсешен булдырмаска сәләтле физик активлык кирәк.
21нче номерлы («Студенческая») сырхауханәсе Иннополиста яшәүчеләр өчен «Беренче табибка кадәр балаларга ярдәм итү» темасына лекция үткәрде. Табиблар-педиатрлар төрле травмалар вакытында ничек беренче табибка кадәр балаларга ярдәм күрсәтергә сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Белгечләр билгеләгәнчә, бу тема, балалар тиктырмас һәм кызыксынучан булагач, шуңа карап төрле (алар арасында травмалар һәм пешүләр беренче урында) хәлләргә эләгә алалар, бик көнүзәк була. Лекция ахырында бөҗәкләр һәм еланнар тешләү вакытында беренче ярдәм күрсәтү турында медиклар сөйләделәр.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сария Сабурская Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең вәкилләре, шулай ук 10нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең вәкилләре катнашуларында күчмә киңәшмәне оештырды. Эш очрашуы барышында сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре турында, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең порталы аша табибларга язылырга алу турында һәм медицина персоналының пациентлар белән аралашу культурасы турында фикер алыштылар. Белгечләр «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында басылып чыгарылган хәбәрнамәләрне сыйфатлы карап тикшерү артыннан һәм сәламәтлек саклау учреждениесенең эше турында социаль челтәрләрдә урнашкан файдаланучылар фикерләренә үз вакытында илтифат итү артыннан даими тикшерүне тәэмин итүнең кирәклеген билгеләделәр.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Казахстан Республикасы Алма-ата өлкәсенең делегациясе белән очрашты.
Лениногорск ҮРХдә гражданнарның льготалы категорияләрен дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. 2017 ел белән чагыштырганда, компенсацияләр файдасына дарулардан баш тартучылар саны кимеде. Белгечләр уңай динамиканы билгеләделәр: тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратларының исемлеге һәр елны яңартыла. Исегезгә төшерәбез, 2019 елга дару препаратларын алуны яңадан башлар өчен Россия Пенсион фондына гариза бирергә кирәк – мәҗбүри 1 октябргә кадәр.
Республика клиник хастаханәсе травматология бүлекләренең хезмәткәрләре низагсыз аралашу тренингында катнаштылар. Медицина психологы Ольги Завгородняя җитәкчелегендә катнашучылар низаглы хәлдән чыгуларны һәм аны чишүләрне, бәхәскә юл куймау һәм әнгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә алу буенча сәләтләрне үстерү мөмкинлекләрен карап тикшеделәр.