ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанның сәламәтлек саклау оешмаларында бәйрәм чаралары дәвам итә.

 

35нче номерлы Лицейда – «Галактика» белем бирү үзәгендә «Галиҗанәп Теш Щеткасы» хәйрия акциясе узды. 5нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсенең табиблары КФУ стоматология факультетының 4нче курс студентлары һәм КДМА балалар стоматологиясе һәм ортодонтиясе кафедрасы ординаторлары белән бергә башлангыч сыйныф укучылары өчен авыз куышлыгы гигиенасы буенча дәресләр үткәрделәр. Балаларга авыз куышлыгын ничек дөрес карарга һәм тешләрне чистартырга, нинди продуктлар файдалы, нинди гигиена чаралары бар һәм никадәр еш стоматологка барырга кирәклеге турында сөйләделәр.

 

Республика СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекцияле кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтүнең мәгълүмат үзәге ачылды. Ачу церемониясен баш табиб Нияз Галиуллин һәм РФ ССМ ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча баш штаттан тыш белгеч, РФ ССМ йөкле хатын-кызларда һәм балаларда ВИЧ-йогышын профилактикалауның һәм дәвалауның фәнни-гамәли үзәге җитәкчесе, РФ ССМ Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Евгений Воронин җитәкләделәр.

Казан медицина көллиятендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тармак ветераннарын ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков котлады. Котлау чыгышында ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстанда гериатрик ярдәм үсеше программасын тәкъдим итәчәген белдерде.

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Марат Садыйковның һәм БМО каршындагы «Сәламәт шәһәрләр» дигән БССО Европа челтәренең өлкән киңәшчесе Айк Никосянның очрашуы булды. Шулай ук әңгәмәдә ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев тә катнашты. Алар хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, уртак эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр, инициативалар буенча фикер алыштылар һәм гражданнарның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтә торган сәламәт шәһәр тирәлеген булдыру өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Белешмә:

БССО эгидасы астында эш итүче «Сәламәт шәһәрләр» глобаль хәрәкәтенең төп максаты –шәһәр үзидарә органнарының социаль-икътисадый һәм сәяси көн тәртибендә сәламәтлек мәсьәләләре өстенлекле урынны алуына һәрьяклап ярдәм итү.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Апас муниципаль районында капиталь ремонттан соң Апас ҮРХнең сырхауханәсе ачылды. Ремонт эшләре республика бюджеты хисабына Капиталь ремонт программасы кысаларында башкарылды. Бу максатларга 11 млн. сумнан артык акча тотылды.  Сырхауханәдә электр һәм су белән тәэмин итү, җылыту, канализация челтәрләре тулысынча алмаштырылдылар, шулай ук сырхауханәнең керү төркеменә капиталь ремонт ясалды, бүлмәләрне буяу һәм отделка эшләре башкарылды, яңа җиһазлар алынды.

Бу көннәрдә Татарстанның барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан лаеклы ялга киткән хезмәткәрләрен хөрмәтлиләр.

Яр Чаллының 3нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә гражданнарда остеопорозны ачыклауга һәм риск төркемен билгеләүгә юнәлдерелгән «Остеоскрининг» акциясе узды. Тикшерү кысаларында акциядә катнашучылар рентген денситометрында диагностика уздылар, хирург, гинеколог һәм терапевт консультацияләрен алдылар. Акциядә 38 кеше катнашты, шулардан 8ендә диагноз расланды, 11ендә авыруның клиник билгеләре ачыкланды.

БРКХ офтальмология бүлегенең табиблары катлаулы реконструктив операцияләр уздырдылар. Мастер-классны академик С. Н. Федоров ис. «Күзләр микрохирургиясе» Тармакара фәнни-техник комплексының (Мәскәү шәһәре) реконструктив-торгызу һәм пластик хирургия бүлеге мөдире, профессор Михаил Герман улы Катаев үткәрде. Операцияләрне күзнең өстәмә аппаратының тумыштан килгән аномалияләре, күз кабагының птозы һәм параорбиталь өлкәнең җөйле пешкәннән соң тиренең деформацияләре белән булган кечкенә пациентларга уздырдылар.

2018 елның 29 сентябрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетында "Сәламәтлек саклауда менеджмент" дигән Сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә кадрларын хәзерләүнең Президент программасы тыңлаучыларының унберенче чыгарылышы булды. Президент программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан ДМУ ректоры А. С. Созинов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С. А. Осипов, ТР икътисад министры урынбасары А. Д. Шәмсиев катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International