ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Ford Sollers компаниясе «Куркынычлыксыз хәрәкәт» эксперт үзәге белән партнерлыкта социаль хезмәтләрнең машина йөртүчеләре өчен «Куркынычсыз йөртүнең Ford академиясе» укыту программасы кысаларында яңа проект турында хәбәр итәләр. Программа экспертлары 2018 елның җәй көнендә футбол буенча FIFA Дөнья чемпионаты уздырган Татарстан Республикасында ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләре өчен махсус тренинглар уздырачаклар.

2018 елның 30 апреленнән башлап 6 маена кадәр чор эчендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7573 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1121 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5991 – төрле авыруларга туры килде, аларның 169 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 43 инфаркт.


5
май, 2018 ел
шимбә

Татарстан медиклары ТР сәламәтлек салау министры Марат Садыйков башлыгында традицион шимбә өмәсендә, шулай ук «Урман утырту көне 2018» акциясендә катнаштылар.

Шимбә өмәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм Татарстанның бөтен медицина учреждениеләрендә узды. Шимбә өмәсе чикләрендә медиклар территорияне коры үлән һәм былтыргы яфраклардан чистарттылар гына түгел, әммә үсентеләр дә утырттылар.  Чыршы, каен, алмагач аллеяларын республика һәм район клиникаларның территорияләрендә утрттылар. Актив эш саф һавада төшке аш белән тәмамланды – анда кыр кухнясы оештырылган иде.

Медицина хезмәткәрләрен – БВС ветераннарын һәм тыл хезмәтчәнләрен Казанда хөрмәтләделәр. Үз тормышлары бәясе белән яралыларны коткарганнар кешеләр  истәлекләренә, ветераннар Медиклар стелласы янына чәчәкләр куйдылар.

Казан медицина көллиятендә тантаналы чарада Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кертелгән өлеш өчен рәхмәт белдерде.

2018 елның 5 маеннан ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республик клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Динә Камил кызы Хөсәенова билгеләнде.

Бүген, кайгартучан куллы кешелер үз һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр, алар аркасында күбебез дөньяга килдек. Инде ике унъеллыктан артыграк  рәттән 5 май Халыкара акушерлар көне (International Day of the Midwife), дип санала.


4
май, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөсәм Миңнеханов казан «РСП – Яңа технологияләр үзәгенә» килеп китте. Ул –  стоматология хезмәтләрен, шул санда ММИ системасы буенча дәүәт-хосусый партнерлык чикләрендә, күрсәтә торган медицина үзәге.

Колак  эчендә кирәкле микрофлора саклау өчен колак сагызы кирәк. Ул колакларыбызны бозылулардан һәм төрле ялкынсынулардан саклый.

Республика клиник онкология диспансерының Төш медицина үзәгендә 5 майда 16.00 сәг. тере музыка кичәсе булачак. Диспансерның пациентлары һәм килгән кешеләр өчен халыкара һәм бөтенроссия конкурсларның лауреатлары чыгыш ясаячаклар: Н. Г. Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучы Николай Едукин (фортепиано) һәм Н. Г. Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты, Ф.И. Шаляпин исемендәге премия стипендиаты Дмитрий Босов (вокал).

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International