Казанда «Энергопартнер-2016» дигән конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантаналы церемониясе узды. Җиденче ел рәттән Яңа ел алдында «Татэнергосбыт» АҖ Татарстан Республикасы юридик шәхесләр арасында электроэнергияне иң яхшы кулланучыларны сайлый.
Бүген ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросында оешма хезмәткәрләре балаларының рәсемнәре һәм иҗади эшләре конкурсының йомгакларын ясадылар. Конкурска балалар Яңа елга багышланган рәсемнәр һәм вак-төяк әйберләрне тәкъдим иттеләр. Һәр катнашучыга исемле грамота һәм бүләк тапшырылды.
Бүген Регионара клиник-диагностик үзәгендә Татарстанның сәламәтлек саклау ветераннарының тантаналы очрашуы булды. Республиканың сәламәтлек саклау легендар шәхесләре РКДҮдә хәзерге заман медицина кыяфәте ничек үзгәрде, нинди технологияләр белән табиблар файдалана карау өчен, һәм бәя биреп бетергесез тәҗрибәне бүген ТР сәламәтлек саклавын җитәкчеләүчеләре белән уртаклашу өчен җыелдылар.
15 декабрьдә Республика клиник хастаханәсенә Әстерхан шәһ. «Газпром добыча» ААҖ «Медик-санитар часте» сәламәтлек саклау хосусый оешмасы делегациясе килеп китте. Республика клиникасына визит Бөтенроссия «Медицина оешмасы белән идарә итү: тәҗрибә, практика, перспективалар» конференциясе чикләрендә булды.
Агымдагы атна эчендә «Халык тикшерүе» системасында16 мөрәҗәгать төркәлде. 6 гариза оешмаларның материаль-техник шартлары буенча керде, 3 гариза пациентларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә кагыла, 2 мөрәҗәгать пациентлар тору шартлары буенча керде, тагын 2 мөрәҗәгать кабул итү тәртибе белән бәйле мәсьәләләргә кагыла, медицина оешмаларының ябылуына 2 зарлану һәм сәламәтлек саклау оешмасына янәшә булучы территорияне төзекләндерү буенча 1 мөрәҗәгать керде.
Шушы елның 11 ае эчендә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә маммографик тикшерүне 11 мең 311 хатын-кыз узды. 678 хатын-кызыда төрле этиологияле шешләр ачыкланды. Яман шешкә шик белән Республика клиник онкология диспансерына 58 кеше җибәрелде, 23 очракта – ул расланды.
Республика кан үзәгендә «Минем уникаль каным гомер коткара!» акциясе узды. Аның максаты – тискәре резуслы сирәк группалар белән кан банкы резервын тулыландыру.
4нче номерлы «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсенә делегация килеп китте. Аның составында: Павел Виктор улы Визе – Чиләбе шәһ. 4нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе баш табибы һәм Ольга Геннадий кызы Поздеева – медицина фәннәре докторы, «Рефракция һәм лазерлы хирургия патологиясе» дигән офтальмология бүлегенең мөдире, Чиләбе шәһ. «2нче номерлы «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсе» МБССО баш табибы.
5нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсе баш табибы Илнур Фәйзрәхманов Казан 175нче номерлы мәктәбенең укучылары белән очрашты. Аралашу барышында баш табиб укучыларны сырхауханәгә килеп китәргә чакырды.
2016 елның 19 декабрендә «Татнефть» ХАҖ һәм Әлмәт шәһәренең Медсанчастендә Идел буе федераль округында беренче гибрид операцион бүлмә ачылачак.