«Корстон» КСККда «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион фикер» дигән XII конкурсның лауреатларын бүләкләү узды. «Ел патенты» номинациясендә җиңүчеләр ТР Сәламәтлек саклау Республика клиник хастаханәсенең фәнни бүлеге хезмәткәрләре дә булдылар.
Казанда I Идел буе фәнни-гамәли «Озын гомерлелек шатлыгы. Өлкән яшьтәге авырулар диагностикасына һәм аларны дәвалауга дисциплинарара караш» конференциясе булды.
«Татнефть» ХАҖ һәм Әлмәт шәһәренең Медсанчастендә «Дәвамлы авырту синдромының хәзерге заман фармакотерапиясе» темасына белем бирү семинары узды.
Татарстан табиблары – «Ел табибы – Ак чәчәкләр» Республика конкурсының җиңүчеләре стажировканы Германиядә уздылар.
Йөрәккә операцияләр вакытында түшне метал проволкасы белән файдаланып тегеп чыгу алымы киң куллана. Кагыйдә буларак, җәрәхәт өзлегүләр ешлыгы 3–5 % җитә. Дөньяда ел саен йөрәккә миллионнан артык операцияләр ясала, дип исәпләсәң, шушы өзлегүләр масштаблары күзгә күренеп торган була.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең икенче сырхауханәсе җирлегендә пациентлар өчен «Йөрәккә ярдәм» дигән мәктәп узды. Сүз йөрәкнең ишемик авыруы турында барды. Түбән Кама районы буенча сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш кардиологы, халыкка медицина хезмәтен күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Изюм Хәмидуллина, 2нче номерлы сырхауханә мөдире, табиб-кардиолог Светлана Попова һәм табиб- кардиолог Светлана Ишелина лекцияләр белән чыгыш ясадылар.
Кама балалар медицина үзәге рәссәмнәр һәм фотографлар белән бергә йөклеләрнең боди-арт фестивален оештырдылар. Йөклелек патологиясе бүлегендә дәвалауда булучы пациенткалар анда катнаша алдылар.
Бүген 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсенә эш визиты белән Мәскәүнең информацион технологияләр департаменты делегациясе килеп китте. Кунакларга «Татарстан Республикасының электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт информацион системасында оешманың эшен, пациентка тавышлы һәм визуаль хәбәр итү белән электрон чиратны күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәшү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы булды. Анда 2014–2016 елларда Татарстан Республикасы Яшел Үзән һәм Чистай муниципаль районнарының СПИД белән көрәшү буенча ведомствоара комиссияләр эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференция тәртибендә республика муниципалитетлары катнашуы белән узды.
2016 елның 15 декабрендә I Регионара фәнни-гамәли «Йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Идел буе федераль округының конференциясе булачак. Конференция максаты – ИФО субъектларында йогышлы авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча һәм йогышлы патология белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү буенча тәҗрибә белән уртаклашу. Конференция чикләрендә Идел буе федераль округы субъектларында йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгечләрнең киңәшмәсе булачак. Конференция эшендә Идел буе федераль округының бөтен регионнарыннан йогышлы авырулар өлкәсендә белгечләр, эпидемиологлар, табиблар-терапевтлар, гомуми практика табиблары, педиатрлар, шулай ук Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының әйдәүче галимнәре, югары медицина уку йортларының профильле кафедралар фәнни хезмәткәрләре катнашалар. Конференция чикләрендә йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре карап тикшерәләчәк: респиратор трактның йогышлы авырулары, вируслы гепатитлар, ашказаны-эчәк трактының, үзәк нерв системасының йогышлы авырулары, табигый-учак йогышлары, герпетик йогышлар, йогышлы авырулар клиникасында кичектергесез хәлләр, йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы.