Бүген Түбән Камада янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә ( 9сәг.30мин мәгълүматлары буенча) 11 кеше зыян күрде, аларның 5се һәлак булды. 5 зыян күргән кеше авыр хәлдә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә тапшырылды. Бер зыян күргән кеше амбулатория дәвалавына җибәрелде. Янгын урынына ашыгыч медицина ярдәменең 2 табиб һәм 1 фельдшер бригадасы чыкты.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына «Халык тикшерүе» ТР ДМС чикләрендә «Сырхауханәләр һәм хастаханәләр» категорияләре буенча түбәндәге белдерү кагәзләре керәләр:
• пациентлар тору шартлары;
• пациентларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләре;
• кабул итү тәртибе белән бәйле мәсьәләләр;
• оешмаларның материаль-техник шартлары;
• сәламәтлек саклау оешмасына янәшә булучы территорияне төзекләндерү;
• шәхси клиникаларга зарлану;
• сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең ихтияҗларына түләүсез медицина хезмәтләре өчен пациентлардан акча сорау һәм коррупция фактлары;
•инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтле төркемнәр өчен уңайлы мохит төзү (пандуслар, тоткычлар, керүләр җайланмалары (киң ишекләр), баскычлар, бина эчендә хәрәкәт юллары;
медицина оешмаларының ябылуы.
Бүген Казанда Казан дәүләт медицина академиясе җирлегендә беренче тапкыр Идел буенда бөерне беренче күчереп утыртуның 25-еллыгына багышланган Республика фәнни-гамәли «Татарстан Республикасында трансплантологиянең көнүзәк мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары» дигән конференция узды.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «18нче номеры Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Ринат Сәгыйть улы Залалдинов билгеләнде.
Бүген Мамадыш муниципаль районында берьюлы өч объектның ачылуы булды: «2012-2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» программасы буенча төзелгән Мамадыш районының Уразбахты саласында фельдшерлык-акушерлык пунктын, Көек-Ерыкса саласында табиб амбулаториясен, «Мамадыш РҮХ» ДАССОның патологоанатомик бүлеген.
Халыкара коррупция белән көрәшү көне (International Anti-Corruption Day) ел саен Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы буенча 9 декабрьдә билгеләнә. Коррупция – катлаулы социаль, сәясәт һәм икътисадый күренеш. Ул бөтен илләргә кагыла. Ул демократик институтларны җимерә, икътисадый үсешне акырынайта һәм дәүләт нигезләр төбен казый. Коррупциянең күп төрләре бар: ришвәтчелек, җәмәгәтчелек белән куллану өчен билгеләнгән товарларны һәм хезмәтләрне законсыз үзләштерү, кумлык ( эшкә алганда гаилә әгъзаларына артык хөрмәт итү), законнар һәм кагыйдәләр эшләп чыгару вакытында шәхси файда алу өчен йогынты күрсәтү.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсендә ВИЧ профилактикасы буенча акция узды. Аның чикләрендә баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Фирая Нәгыймова һәм Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтнең Идарәсе территориясенең санитар саклавы бүлеге башлыгы Луиза Борисова оешманың хезмәткәрләренә Татарстандагы эпидемик шартлар һәм ВИЧ йоктыруын профилактикалау чаралары турында сөйләделәр.
Бүген Әлмәт районында Казан – Оренбург автоюлында ЮТҺ булды. Өч җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күрде, аларның берсе ЮТҺ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булды. 6 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастенә тапшырылды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы чыкты.
Россия неонатологлар җәмгыятенең Хөрмәт грамотасы белән «Иң яхшы коллектив» номинациясендә БРКХ яңа туган балалар һәм җитлекми туган балалар бүлегенең коллективы бүлекләнде. Россия неонатологлар җәмгыятенең Хөрмәт грамотасы белән «Иң яхшы неонаталь шәфкать туташы» номинациясендә 3нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлегенең анестезист шәфкать туташы Фәния Чалилова билгеләнде. Россия неонатологлар җәмгыяте бөтен илдән 2000 артык белгечләрне тәҗрибә белән уртаклашу, диагностика алымнарын унификацияләү, дәвалау һәм профилактикалау, уткәрелгән тыкшынулар нәтиҗәлелеген күзәтү, неонатологик медицина ярдәмен күрсәтү формаларын камилләштерү максатында берләштерә. Шулай ук ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләренә Ретта синдромы белән авыручыларга булышлык күрсәтү ассоциациясенең рәхмәт хатлары тапшырылдылар. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Ретта синдромы белән авыручыларга булышлык күрсәтү ассоциациясе» АКБОнең директоры Ольга Тимуца БРКХдә сирәк булган авыруларны дәвалау буенча уздырылган эшнең әһәмиятлелеген билгеләде. Бу елда клиникада Ретта синдромы буенча Бөтендөнья конгрессы вакытында Россия һәм БДБ пациентлары өчен әйдәүче дөнья экспертларының консультацияләре узды.
Балалар республика клиник хастаханәсендә бүген Татарстан Республикасы Медицина оешмаларының җитәкчеләре советының беренче утырышы булды. Медицина оешмалары җитәкчеләренең советы медицина берләшмәсенең һөнәри эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләрне координацияләү һәм чишү өчен Медицина хезмәткәрләренең ассоциациясе карамагында оештырылды.