ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2016 ел
җомга

Казанга 7нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең җирлегендә психологлар һәм табиблар өчен психотерапия буенча автор семинарын уздыручы танылган психолог, психотерапевт Т.Ю. Колошина килде.

Үз һөнәри эшчәнлекләре барышында медицина хезмәткәрләре стресс шартлары һәм бәхәсләр белән бәрелешәләр, шул вакытта үз хисләрен белдерергә аларның хокуклары юк. Тойгыларны тыю хис киеренкелеген көчәйтә, тәэсирләнүнең стереотип ысулына әйләнә, һәм нәтиҗәдә дәвамлы стресска китерә.

Акция онкологик авыруларның профилактикасына һәм иртә диагностикасына багышланган. Чараны оештыручылар:  «Рак җиңелә» дигән урынлы җәмгыять оешмасы, ТР ССМ  «РКОД»  ДАССОның Яр Чаллы филиалы һәм Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ»  белән бергәләп «Кадр резервы» республика проектының катнашучылары.

Бүгенге көнгә СПИД кебек авыру җир шарының һәр почмагында билгеле. Аны эре масштаблы эпидемия, чынлап кешелекне куркытучы XX һәм XXI гасырларның чумасы дип гадел атыйлар.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белән баш мие кан әйләнешенең бозылуын иртә диагностикалау максатында кан тамырлары бәлалары белән пациентлар өчен, Казанның Ветераннар госпиталенең неврология бүлегенең көндәлек эшендә бик кирәк булган  16-киселешле рентген компьютер томографы сатып алынды һәм урнаштырылды.

2015 елда Республика клиник онкология диспансеры эшчәнлегенең йомгаклары ясалдылар – ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Е.И. Шишмарева катнашуы белән йомгаклау медицина советы булды. 2015 елда пациентларга онкологик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында төп доклад белән ТР ССМ РКОД баш табибы И.И. Хайруллин чыкты.

Билгеләргә кирәк, 2016 елда Бөтендөнья бөер көне балаларда бөерләр авыруының үсешен профилактикалауга, үзвакытлы  диагностикасына һәм дөрес дәвалауга багышланган. Бу тема өлкән кешеләрдә ачыклана торган иртә балалар яшендә бөер патологиясе үсешенә шартлар төзелүне исәпләп, аеруча актуаль. Шундый шартлар туу вакытында нефроннарның аз санын да, бөерләр үсешенең һәм сидек чыгаручы юллар аномалияләрен дә, һәм бала яшендә бөерләрнең дәвамлы авыруын да кертәләр – шуңа күрә Бөерләр көне-2016 төп девизы булып бөерләр авыртуларының үсешен иртә профилактикалау тора.

Мастер-классны отохирургиянең немец мәктәбенең вәкиле булучы, 30 еллык эш тәҗрибәсенә һәм 10 меңнән артык колакка операцияләр тәҗрибәсенә ия булучы, эксперт, приват-доценты, медицина фәннәре докторы Хеннинг Хойман (Штутгард шәһ., Германия) уздыра. Мастер-класс чикләрендә ишетүне яхшыртучы һәм реконструктив-савыктыручы операцияләрнең рәте,  катлаулы пациентларга клиника табиблары белән бергә консультацияләр ясау узачак. Тыңлаучылар өчен операцион залдан конференц-залга видеотрансляция мөмкинлеге алдан күреп эш ителәчәк.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

10 мартта инде 11 ел рәттән Халыкара нефрологлар җәмгыятенең һәм Бөер фондларының халыкара федерациясенең берләшкән инициативасы булучы Бөтендөнья бөер көне билгеләп үтеләчәк. Бөтендөнья бөер көне – ул бөерләрнең сәламәтлегенә багышланган дөньяда иң масштаблы чара.

Республика медицина китапханә-информацион үзәгендә (РМКИҮ) 2015 елның йомгакларын ясадылар. Узган елның нәтиҗәләре һәм узучы 2016 елга планнар турында оешманың директоры, профессор Юлия Дрешер сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International